Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Муса Җәлил музее мөдире: Беренче тапкыр Җәлил эзеннән Орскига кадәр барып җиттем
Муса Җәлил музее мөдире Нәзирә Фәттахова Казан-Мостафа-Оренбург-Орск маршруты буенча узган мәдәни экспедициянең ничек узганын сөйләде. Ул Орскига кадәр үзенең дә беренче тапкыр барып җитүен әйтте.
«Бу сәяхәт турында хыял Муса Җәлилнең 115 еллыгыннан ук күңелдә иде. Быел аны тормышка ашыру өчен мөмкинлек туды. «Татнефть – Мирас» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге» оешмасы ярдәм итте. Гомумән, без ел саен август аенда Татарстанның төрле районнарында очрашулар үткәрә идек. Бу проектны тормышка ашыру эше май аенда башлады. Бик теләп, безне кабул итәргә ризалык бирделәр. Нәтиҗәдә өч көнлек программа барлыкка килде», – дип сөйләде ул.
Экспедициядә музей хезмәткәрләре, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, аның кызы һәм оныгы, иганәчеләр катнашкан. 14 август көнне төркем юлга кузгала, Баулыда тукталыш ясыйлар һәм Мостафа авылына барып җитәләр. Анда халык белән очрашалар һәм Муса Җәлил музеенда булалар. Шул ук көнне Оренбургка юл тоталар.
«Оренбургта Җәлил эзләре сакланган урын - шәһәрнең иске районы. Биналарны әзрәк сипләргә кирәк кебек, ләкин шул ук вакытта: «Муса Җәлил дә бу биналарны шундый килеш күргәндер», - дип уйлап та куясың. Шул көнне Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдык. Җәлилчеләрнең барысын да искә алдылар», - диде музей мөдире.
Кунакларга Оренбургның Максим Горький исемендәге драма театрында «Позови меня в прошлое» дигән спектакльдән Җәлил белән бәйле өзекләр күрсәтелә. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» спектаклен караганнар. «Бу спектакль рус телендә дә күрсәтелә икән. Ул бик үзенчәлекле төзелгән. Елый-елый карадык. Чулпан Мусеевна белән очрашу артистларга да тәэсир итте кебек», – диде Нәзирә Фәттахова.
Соңгы тукталыш Орск шәһәре була. Анда 1925–1926 елларда Муса Җәлил яшәгән һәм эшләгән биналарны карыйлар. Оештыручылар сүзләренчә, һәр туктаган пунктта кунаклар җәмәгатьчелек белән очраша, Чулпан Җәлилова үзенең истәлекләрен сөйли, кызы һәм оныгы музыкаль чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз