news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең оныгы Камил Җәлилов: Бабам гаиләсен кадерләгән, якыннарын онытмаган

Муса Җәлилнең оныгы Камил Җәлилов: Бабам гаиләсен кадерләгән, якыннарын онытмаган
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы – Камил Җәлилов Татарстан Милли музеенда Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгару чарасында «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага бабасы турында фикерләрен әйтте. Камил Җәлилов – Муса Җәлилнең беренче никахтан туган беренче баласы – Альберт Җәлиловның улы.

«Бабамның шигырьләрен укыдым. Татарча да, рус теленә тәрҗемәдә дә укыдым. Көчле рухлы шигырьләр. Минемчә, Муса Җәлил – Татарстанда иң яхшы шагыйрьләрнең берсе. Ул бик күпне кичергән, каһарман кеше булган – бу аның шигырьләреннән күренә. Бабам дусларын, гаиләсен кадерләгән, беркайчан да якыннарын онытмаган, бөтенесенә хатлар язып торган. Һәрвакытта үзенең гаиләсе, Ватаны турында искә алып торган. Мөгаен, без барыбыз да аңа охшаш булырга тырышабыздыр», - диде Камил Җәлилов «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, Муса Җәлил сугышка киткәндә әтисе Альберт Җәлилов бик кечкенә булган. «Бик хәтерләп тә бетерми иде. Ләкин истә калган хатирәләрен безгә сөйләде. Әбием дә бераз сөйли иде. Бабам герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы булу – минем өчен зур горурлык. Мин Казанда туып үстем, монда яшим. Иҗат юлыннан китмәдем, шигырьләр язганым булмады. Язмамдыр да, мөгаен», - диде Камил Җәлилов.

Камил Җәлилов бабасы Муса Җәлилнең туган авылы – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында булырга хыяллануын әйтте. «Барып карарга ниятлим. Муса Җәлилгә Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда, Балтыйк буе илләрендә куелган һәйкәлләр бар, мин аларның һәммәсен дә күрдем, бик ошатам. Мөмкин булганча, бабама багышланган искә алу чараларында катнашырга тырышам, булдыра алганда киләм», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100