news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова: 25 август көнен бик авыр кичерәм

Ул әтисен фронтка озаткан көнне искә алды.

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова: 25 август көнен бик авыр кичерәм
Салават Камалетдинов

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова 25 август көнен бик авыр кичерүе турында сөйләде. Бүген ул Муса Җәлил музей-фатирында җәлилчеләрне искә алу чарасында булды.

«Бу көнне бик авыр кабул итәм. Бу фатир халык өчен музей, ә минем өчен – үзем үскән фатир. Монда минем бәхетле балачагым үтте. Әти бу йорттан фронтка китте. 1942 елның гыйнварында монда аны соңгы тапкыр күрдем. Бик бәләкәй булсам да, соңгы очрашуны хәтерлим. Мин чирләп ята идем, хәрби киемнән ул керде: «Чулпан, фронтка җибәрәсеңме?», – диде. Мин «әйе» дип башымны чайкап куйдым», – дип искә алды ул.

Ул әтисен гомер буе тоеп яшәвен әйтте. «Ул үз тормышында шундый күп эш башкарган. Ул барысын да өлгергән, гаилә һәм мин аның өчен мөһим идек. Мин әти кызы идем. Мине «Алтынчәч» репетицияләренә, Матбугат йортына эшкә алып бара иде. Аннан Казансу буйлап көймәдә йөзә идек», – дип сөйләде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot