news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инсаф Абдулла: Ватанпәрвәрлек хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк

Муса Җәлилнең музей-фатирында Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.

Инсаф Абдулла:  Ватанпәрвәрлек хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла фикеренчә, ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк

«Татар кайда гына яшәсә дә, Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне белә. Аларның каһарманлыгы мәңгелек. Ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Муса Җәлилнең һәр шигыре ил, милләт турында. Берсендә дә совет властен мактамаган, Ленинга да дан җырламаган. Ул милләт һәм ил турында язган», – диде ул.

Казанда Муса Җәлил музей-фатирында Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алдылар. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова әйтүенчә, аларны искә алу буенча зур чара Бөгелмә районында узган. 

«Ел саен республикада һәм чит төбәкләрдә Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уза. Быел милли музей белән бергәлектә бераз алданрак үткәрдек ул чараны. 4 август көнне Бөгелмә районы Карабаш авылында узды. Анда Муса Җәлил белән бергә яшерен оешмада эшләгән тагын бер җәлилче яшәгән», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бу чара шулай ук Рәхим Саттарның тууына 110 ел булуга да багышлана. 

Чарада Муса җәлилнең нәсел дәвамчылары кызы, оныгы һәм оныкчыгы катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100