Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Татарстанда мигрантларны эшкә урнашу һәм белем алу мөмкинлеге җәлеп итә
2023 елда Татарстанга килүче мигрантларның саны артуы теркәлгән. Якын һәм ерак чит ил вәкилләрен төбәкнең үсеш алган икътисады, тормыш дәрәҗәсе, эшкә урнашу перспективалары һәм сыйфатлы белем алу мөмкинлеге җәлеп итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Татарстанда мигрантлар саны арта. Төбәк эшкә урнашу һәм белем алу, тормыш дәрәҗәсе ягыннан җәлеп итә. Бу күпмилләтле мохиттә аларга безнең шартларга җайлашырга ярдәм итәргә кирәк. Без һәр милләт вәкилен хөрмәт итәбез. Биредә тел, мәдәният, традицияләр, йолалар, кием-салым һәм аш-суны саклау мәсьәләләре хәл ителә», - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе журналистлар белән очрашуда 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә нәтиҗә ясады. Ул язгы сессия вакытында кабул ителгән әһәмиятле законнар һәм канун проектлары хакында сөйләде. Алар икътисад, социаль яклау, бизнес, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү һ.б. өлкәләргә кагыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз