news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына яңа срокка сайлану мөмкинлеге турында сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советына яңа срокка сайлану мөмкинлеге турында сөйләде
https://gossov.tatarstan.ru/

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алга таба республика парламенты башлыгы вазифасына үзен күрсәтәчәкме-юкмы икәнлеге турында әйтте. Бу хакта ул матбугат конференциясендә ул сөйләде.

«Хатын: «Фәрит, җитәр», - дип әйтте. Вазгыять нинди булыр, карарбыз. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән киңәшләшәчәкмен. Илдә нинди вазгыять булачагын исәпкә алырга кирәк», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин 25 ел парламентка җитәкчелек итүен, аңа кадәр республика Хөкүмәтендә эшләвен билгеләп үтте.

«Гомер буе тәҗрибә тупланды, эше дә күп. Әгәр үз кандидатурамны күрсәтмәсәм, депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланачак кешене әзерләргә туры киләчәк дип уйлыйм. Әлегә эшлибез», - дип искәртте ул.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2024 елда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot