news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстан, һичшиксез, Владимир Путин кандидатурасын хуплаячак

Мөхәммәтшин: Татарстан, һичшиксез, Владимир Путин кандидатурасын хуплаячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан, һичшиксез, булачак сайлауларда Россия Президентына Владимир Путин кандидатурасын хуплаячак. Ул күпмилләтле Россияне берләштерә алды һәм аның киләчәгенә кагылышлы планнарны тормышка ашыра. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Минем өчен дә, күп кенә россиялеләр өчен дә бу — теләгән һәм көтелгән хәбәр. Мондый авыр, катлаулы вакытта Владимир Путин күпмилләтле Россияне берләштерде һәм ниятләнгән планнарны безнең зур Ватаныбыз тормышына уңышлы кертә», — дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

Ул ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт дәүләт башлыгының ярдәмен тоя, шуңа күрә аның халкы гамәлдәге Президентны яклап чыгыш ясаячак.

«Мондый тәҗрибәле, әзерлекле, үз халкын һәм илен яраткан җитәкче, ил Президентын эзләргә кирәк әле. Россиялеләр Владимир Владимировичны яклар дип ышанам, һәм ул үзенең бөек миссиясен дәвам итсен өчен без мөмкин булганның барын да эшләячәкбез», — диде Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез, яңа срокка тәкъдим ителү карары турында Владимир Путин бүген — Ватан Геройлары көне уңаеннан уздырылган тантанада игълан итте.

Россия Президентын сайлаулар өч көн — 2024 елның 15-17 мартында узачак, дип хәбәр итә Россия Үзәк сайлау комиссиясе. Җиңгән очракта, Владимир Путин өчен бу инде бишенче президент каденциясе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100