Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: «Слово пацана» фильмының максаты — «Казан феномены» хаталарын кабатламау
«Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы авторлары фильмны «Казан феномены» — яшьләр төркемнәренең массакүләм барлыкка килүенә китергән хаталарның кабатлануына юл куймас өчен төшергән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин VI чакырылыш республика парламентының 50 нче утырышында чыгыш ясаганда белдерде.
«Пацаны. Кровь на асфальте» — бу фильм шулай дип аталамы әле? Мин шәхсән үз позициямне әйттем, үз сүземдә калам. <…> Әлеге картинаны оештыручылар һәм сценаристларның бу фильмны эшләү максаты һәм бурычы ул еллардагы «Казан феномены» хаталарын кабатламаудан гыйбарәт», — дип сериалны төшерүчеләрнең ниятенә карата үз күзаллавы белән уртаклашты сәясәтче.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «һәркем төрлечә якын килә, үзенчә» икәнен һәм фильмның чыгуы күп бәхәсләр тудыруын таныды. Шулай да ул сериалны төзүчеләр үз алларына куйган бурычны актуаль дип саный. «Республикабыз яшьләре белән эшлисе эш күп», — дип ышаныч белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Элегрәк Татарстан балалар омбудсмены Ирина Волынец Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) режиссер Жора Крыжовниковның «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын тыюны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Үз чиратында Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов сериалның үзенә түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләренә игътибарны юнәлтергә чакырды. Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый фильмнар төбәкләр хакимияте һәм Россия җитәкчелеге алып барган сәясәткә туры килми, дип белдерде.
Дәүләт Думасында Тикшерү комитетыннан һәм Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеннән «Слово пацана» һәм «Пищеблок» сериалларын тикшерүне сорадылар. Шул ук вакытта заманча мәдәниятнең күп кенә күренешләрен тәнкыйтьләүче Имин интернет лигасы җитәкчесе Екатерина Мизулина яшьләр арасында көч куллану проблемасына игътибар җәлеп иткәне өчен «Слово пацана»га «рәхмәт» белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз