news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Слово пацана» турында: Мондый фильмнар безнең сәясәткә туры килми

Рөстәм Миңнеханов «Слово пацана» турында: Мондый фильмнар безнең сәясәткә туры килми
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә режиссер Жора Крыжовниковның илне шаулаткан «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалын тәнкыйтьләде. Мондый фильмнар Россия җитәкчелеге һәм төбәк хакимиятләре сәясәтенә туры килми, дип белдерде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Соңгы вакытта безнең ил тарихының яшүсмерләр төркемнәре барлыкка килү белән бәйле чорын романтикалаштыручы фильмнар чыга башлады. Без моны чамалаган идек: кызганычка, бу яхшыга илтми», — диде Татарстан Рәисе.

«Моны республиканың Сарман районында булган вакыйгалар раслый. Хокук саклау органнары тарафыннан вакыйганың барлык катнашучылары ачыкланды, профилактик чаралар үткәрелде», — дип билгеләп үтте ул.

«Без моны кичердек, һәм үткәндәге вакыйгаларның кабатлануына юл куярга хакыбыз юк. Гомумән, без мондый сюжетларга, мондый фильмнарга җавап бирергә тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Мин [Татарстан Дәүләт Советы Рәисе] Фәрит Хәйрулла улына [Мөхәммәтшинга] да йөкләмә бирдем. Безнең парламент, без ил җитәкчелегенә мондый фильмнарның без алып барган сәясәткә туры килмәвен җиткерергә тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы балалар омбудсмены Ирина Волынец «Слово пацана» сериалын тыюны сорап, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) мөрәҗәгать иткән иде. Үз чиратында Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов сериалның үзенә түгел, ә аны ничек тәкъдим итүләренә игътибар бирергә кирәк, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100