news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Корылык озакка сузылу сәбәпле терлекләрнең баш санына зыян килергә мөмкин

Татарстанда озакка сузылган эсселек һәм корылык аркасында иген уңышына һәм алдагы салкын чорда терлекләр өчен кирәкле азык базасына зыян килергә мөмкин. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узган матбугат конференциясендә шуңа игътибар юнәлтте.

«Татарстан территориясендәге климатик вазгыять борчу уята. Температура югары, яңгыр һаман да юк. Терлекләрнең баш санын саклап калу турында уйланырга мәҗбүр итә торган сораулар бар», - диде ул.

Мөхәммәтшин узган ел Татарстанда рекордлы күләмдә – 5,3 миллион тонна ашлык җыеп алынуын искәртте. Төбәк илдә сөтнең тулаем савымы буенча беренче урынны биләвен дәвам итә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның барлык районнарында корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100