news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 17 июльдә парламент каникулларына китә

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 17 июльдә парламент каникулларына китә
"Татар-информ" архивы

Татарстан Дәүләт Советында язгы сессия ябылды. 17 июльдә депутатлар парламент каникулларына китә. Чираттагы утырышка алар сентябрьдә җыелачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 45нче утырышында шулай дип белдерде.

«Белүемчә, күпләрегез округларда үз сайлаучылары белән очрашуын дәвам итәчәк, халыкны борчыган сорауларга җавап бирәчәк», - диде Мөхәммәтшин.

2023 елның беренче яртыеллыгында республика парламенты эшенә нәтиҗә ясап, ул Дәүләт Советының алты утырышы үткәрелүен, 140тан артык мәсьәлә каралуын, 56 закон һәм 200дән артык карар кабул ителүен искәртте.

Мөхәммәтшин кабул ителгән законнар арасында гаиләдә опекада булган балаларны белем бирү оешмаларына өстенлекле кабул итү хокукы; аучылык ресурсларын табуга рөхсәт бирү тәртибен билгеләү; матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә мөнәсәбәтләрне регламентлаштыру; оешмалар өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы һ.б. документларны аеруча зур әһәмияткә ия кануннар дип атады.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында әйткәндә, ул беренче яртыеллыкта парламентарийларның 2,6 меңнән артык кешене кабул итүен, 6,8 меңнән артык мөрәҗәгатьне каравын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100