news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Каты коммуналь калдыклар реформасын Дәүләт Советы көзге сессиядә караячак

Татарстан Дәүләт Советы каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге закон инициативалары хакында көзге сессиядә кабат фикер алышачак. Анда калдыкларны аерым җыю, сыек коммуналь калдыклар белән эш итү һәм аларны утильләштерү турында сөйләшәчәкләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанда узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстан каты һәм сыек коммуналь калдыклар мәсьәләсен күтәрде. Закон инициативасын федераль үзәккә юлладык. Законсыз чүплекләрдән экология зыян күрә», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, каты коммуналь калдыклар турында Татарстан халкында даими рәвештә күп сораулар туа. Кешеләр шул исәптән күл һәм елга буйларындагы санкцияләнмәгән чүплекләргә зарлана.

«Каты коммуналь калдыкларны утильләштерү, алга таба файдалану мәсьәләсе ачык кала. Көзге сессиядә без Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларны чакырып бу мәсьәләгә әйләнеп кайтачакбыз. Айрат Фәррахов һәм әлеге проблемага мөнәсәбәте булган башка коллегаларыбыз белән килештек», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, каты коммуналь калдыкларны чыгару белән шөгыльләнүче төбәк операторлары һәм компанияләре үз хезмәтләренә бәяне даими рәвештә арттыра, ә бу уңайдан реаль эшләр (калдыкларны аерым җыю, утильләштерү, экологик чистарту) юк.

«Әлеге мәсьәләләр җитди финанслар таләп итә. Федераль үзәккә әлеге мәсьәләләрне җайга салырга тәкъдим итәрбез дип уйлыйм. Безнең белән килешү төзүче операторлар Татарстан шәһәр-районнарындагы калдыкларны утильләштерүгә җаваплырак карарга тиеш», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100