news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Парламенты беренче тапкыр Россиядә иң ачыгы дип табылды

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Парламенты беренче тапкыр Россиядә иң ачыгы дип табылды
Рамил Гали

Татарстан Парламенты илдә иң ачыгы дип табылды, монда шул исәптән республика гаммәви мәгълүмат чараларының да өлеше зур. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстан Парламенты Россия Федерациясендә мәгълүмати яктан иң ачыгы дип табылды. Мин мондый документны беренче тапкыр гына алам. Без республика гаммәви мәгълүмат чаралары эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан халкы һәм федераль үзәк өчен иң ачыгы булдык», - диде ул журналистларга мөрәҗәгать итеп.

ТР Дәүләт Советы Рәисе 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә нәтиҗә ясады. Ул язгы сессия вакытында кабул ителгән әһәмиятле законнар һәм канун проектлары хакында сөйләде. Алар икътисад, социаль яклау, бизнес, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү һ.б. өлкәләргә кагыла.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Дәүләт Советының төбәк парламентлары арасында иң ачыгы дип табылуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100