news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин ФГОСның телләр турындагы үзгәреше турында: Бу хакта үз сүзебезне әйтербез әле

Мөхәммәтшин ФГОСның телләр турындагы үзгәреше турында: Бу хакта үз сүзебезне әйтербез әле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) туган телләрне укытуга һәм «туган телләр» терминын «Россия халыклары телләре»нә үзгәртүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән документ Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан игътибар белән өйрәнеләчәк. Бу хакта Дәүләт Советының 11нче утырышында аның Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Федераль дәрәҗәдә яңа карарлар кабул итү мәсьәләсе Дәүләт Советы депутатларын борчуга калдырды. Бу документны кулга алгач, без аны игътибар белән карарбыз. Күптелле Россия – безнең байлыгыбыз. Бу сораулар игътибарны таләп итә. Бу уңайдан республика үз сүзен әйтәчәк әле», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, Татарстанда ике дәүләт теле бар: рус теле һәм татар теле. Моннан тыш, якшәмбе мәктәпләрендә республика территориясендә яшәүче башка халыкларның телләре дә өйрәнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot