Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илшат Әминов Татарстан Дәүләт Советында туган телләр мәсьәләсе буенча фикерен белдерде
7нче чакырылыш Дәүләт Советының 11нче утырышы барышында милли мәгариф системасындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләгә депутатлар фикерләрен белдерделәр. ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та бу сорауга кагылышлы фикерләрен җиткерде. Ул чыгышын Габдулла Тукайның 1910нчы елда язылган «Яшьләр» шигыре белән башлап җибәрде.
«Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,/Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас./Кичә якты вә милли бер күңелдән/Бүген тычкан утыдай нур табылмас. Бездә тычкан утыдай ут күренер микән? Мин үзем шундый сорау бирәм. Бүген сез Фәрит Хәйруллович, чыннан да мөһим сорауны күтәрдегез. Туган телләрне саклау темасы якутларда да, татарларда да, башкортларда да, башка милләтләрдә борчу тудыра. Әлеге көндә туган телләрне «РФ халыкларның телләре» дигән боерык Мәгариф министрлыгында имзаланган. Бер нәрсә дә мәгариф стандартларында «туган тел» яки «РФ халыкларының туган телләре» дип комачауламый», – диде дәүләт эшлеклесе.
Шулай ук депутат туган телләрне укыту сәгатьләре кыскартуга да тукталып узды.
«Башлангыч сыйныфларда туган телне укытуны ике сәгатьтән бер сәгатькә кадәр кыскартырга карар кылынды. Дөресен генә әйткәндә, икесе дә аз. Атнага бер сәгать эчендә без нәрсә эшли алабыз? Балаларыбызга туган телне ничек укытырга?» - диде ул.
Әминов, әлеге карарларның тәбәкләр белән бергә хәл ителмәвен дә атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз