news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Федераль программаларга һәм илкүләм проектларга ярдәм итәргә кирәк

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин федераль программаларга һәм илкүләм проектларга ярдәм итү кирәклеген билгеләп үтте. Бу турыда ул бүген партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында әйтте, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

«Догазификация мәсьәләсе, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, бигрәк тә авыл җирендә, заман чакыруларын исәпкә алып, башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының да, партия оешмаларының да катнашуын таләп итә», –  диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта катнашучылар агымдагы һәм проекттагы эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук оештыру моментлары турында фикер алышты. Моннан тыш, алар «Өлкән буын» партия проектының «Волонтерлык ярдәме» юнәлеше һәм «Газификация» һәм «Безнең ишегалды һәм безнең подъезд» юнәлешләре җитәкчеләре вазифасына кандидатураларны раслады.

Моннан тыш, президиум партиянең Чаллыдагы бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесен билгеләде. Бу урынга Римма Фәсхетдинова сайланды.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән тормышка ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100