news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Бердәм россия» партиясе проект җитәкчеләрен раслады

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышы булды, анда катнашучылар партия проектлары җитәкчелеге кандидатураларын раслады. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Партия тарафдарлары оешмасы рәисе урынбасары Ксения Дромнякны «Өлкән буын» партия проектының «Волонтер ярдәме» юнәлеше җитәкчесе итеп билгеләделәр, Дәүләт Советы депутаты Светлана Вострикова «Газлаштыру» юнәлешенә җитәкчелек итәчәк, ә Дәүләт Советының торак сәясәте комитеты рәисе Александр Тыгин «Күп фатирлы йортта яшәүчеләр» партия проектының «Безнең ишегалды һәм безнең подъезд» юнәлеше белән шөгыльләнәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, президиум үз утырышында «Бердәм Россия» партиясе Чаллы җирле бүлегенең яңа башкарма секретарен раслады. Вазифасыннан киткән Елена Шуралева урынына бүлек белән Римма Фәсхетдинова җитәкчелек итәчәк.

Очрашу ахырында партиянең яңа әгъзаларына билетлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100