Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Монополиягә каршы хезмәт кәрәзле элемтә тарифы артуны гамәлдән чыгару турында аңлатты

Чыгымнар кимегәндә кәрәзле элемтә операторының кереме үсү, инвестиция программаларын үтәмәү һәм элемтә хезмәте күрсәтү белән бәйле булмаган юнәлешләргә чыгымнар арту кәрәзле элемтә тарифын яңадан карау яки бәясе артуны гамәлдән чыгару өчен сәбәп булып тора. Мондый ситуацияләрдә Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) аларга тиешле күрсәтмә бирә. Бу хакта ведомство башлыгы Максим Шаскольский белдерә.
Ул ассызыклаганча, хәзер ведомство кәрәзле элемтә тарифларын аерым контрольдә тота, чөнки кулланучылардан мөрәҗәгать күп килә. «Кәрәзле операторлар өстенлекле урын алып тора. Шул сәбәпле без тарифларның артуы икътисади нигезлеме икәнлеген тикшерәбез»,— дип ассызыклады ул Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда.
Тарифларны дәүләтнең көйләве монополиягә каршы ведомство эшенең өстенлекле юнәлешләре исәбенә керә, дип белдерә Шаскольский. Аның сүзләренчә, төп максат — гражданнар мәнфәгате һәм көйләп була торган оешмалар арасында баланска ирешү. Инфраструктураны яңарту зарурлыгына карамастан, тариф бәяләре кулланучы мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш.
- Монополиягә каршы хезмәт социаль әһәмиятле товарларның өстәмә хакын 8 процентка киметкән, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз