news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы хезмәт социаль әһәмиятле товарларның өстәмә хакын 8 процентка киметкән

Монополиягә каршы хезмәт социаль әһәмиятле товарларның өстәмә хакын 8 процентка киметкән
Фото: © «Татар-информ»

Узган ел Россиянең 11 иң зур сәүдә челтәрендә социаль әһәмияткә ия товарларның 25 категориясенә өстәмә хакны 8 процентка киметүгә ирешкәннәр. Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Максим Шаскольский Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2022 елда 11 иң зур сәүдә челтәрендә социаль әһәмияткә ия товарларның 25 категориясенә өстәмә хак – 8, мониторинг үткәрелгән чорда 15 процентка киметелде», - дип искәртте ул.

Ведомство башлыгы әйтүенчә, сәүдә челтәрләре һәр категориядә үтемле һәм кирәкле товарларның өстәмә хакларын ирекле рәвештә киметә. Шаскольский сүзләренчә, Монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдим иткән, социаль әһәмияткә ия товарларның өстәмә хакын чикләү тәҗрибәсен 98 төбәк сәүдә челтәре һәм челтәргә кермәгән күп кенә кибетләр хуплаган инде.

Узган елның башында Россиянең зур ретейлерлары Монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдиме белән шулай ук беренче чиратта кирәкле кайбер товарларның өстәмә хакын чикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100