news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Моннан 60 ел элек Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла

Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Моннан 60 ел элек, 1958 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгресы матбугат хезмәте.

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.

Әлеге премия идея эчтәлеге һәм сыйфат ягыннан аеруча зур әһәмияткә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә бирелә.

Бүген премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Комиссиясе хәл итә. 

Сүз уңаеннан, татар язучылары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быел бер генә түгел, берничә язучыга бирелү мөмкинлегенә өметләнә. Бу – Премиянең гамәлгә куелуына 60 еллыгы уңаеннан булуы мөмкин, дип фаразлый әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. “Шушы зур юбилей уңаеннан язучыларга бирелә торган премияләр санын арттыру мөмкин булмасмы икән?”, - дигән фикерен ул Татарстан Язучылар берлегендә узган Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында җиткерде. Язучылар аның бу фикерен хуплап каршы алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100