ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Мәдәният

Татар язучылары Тукай премиясе быел өч язучыга бирелмәсме, дип өметләнә

4 апрель 2018, 09:00 , Фото: Рамиль Гали

Татар язучылары Тукай премиясе быел өч язучыга бирелмәсме, дип өметләнә Быел Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуга 60 ел тула.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быел бер генә түгел, берничә язучыга бирелү мөмкинлегенә өметләнә. Бу – Премиянең гамәлгә куелуына 60 еллыгы уңаеннан булуы мөмкин, дип фаразлый әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов. “Шушы зур юбилей уңаеннан язучыларга бирелә торган премияләр санын арттыру мөмкин булмасмы икән?”, - дигән фикерен ул Татарстан Язучылар берлегендә узган Әдәби тәнкыйть секциясе утырышында җиткерде. Язучылар аның бу фикерен хуплап каршы алдылар.

Секция утырышында Тукай премиясенә дәгъва итүче язучылар һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Утырышны әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов алып барды һәм Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт катнашты.

Утырышның төп максаты - Тукай бүләген дәгъвалаучы язучылар - Әхәт Гаффарның "Олы юлның тузаны", "Дәрья башы","Әхәт Гаффар: балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" китаплары; Камил Кәримовның "Карурманда кара песи", "Игезәкләр йолдызлыгы" китаплары; Зиннур Хөсниярның "Кичү". "Гарасат", "Көмеш чыбыркы" китаплары турында фикер алышу иде.

Әдәбиятчы галим Хәнәфи Бәдигый дәгъва итүче язучыларның өчесе дә лаек булуын әйтте һәм аларның өчесенә дә премия бирү дөрес булачагын ассызыклады. “Татар әдәбияты дигән зур хәзинәбезне Әхәт Гаффар, йә Камил Кәримов, йә, булмаса, Зиннур Хөснияр иҗатыннан башка күз алдына китереп карыйк әле. Аларның иҗаты халкыбызга хезмәт итә, - диде ул. - Өч кешегә миллион ярым акча Татарстан Хөкүмәте өчен күпме ул? Язучының уртача кырык еллык хезмәте дип исәплик. 40 елда якынча 500 ай бар. 500 мең сумны 500 айга бүлсәк, айга 1000 сум килеп чыга. Сәдака акчасы! Татарстан Хөкүмәте өчен өч язучыбызга Тукай премиясен бирү - сәдака акчасы гына”.

Әдәбият галиме Алсу Шәмсутова үз чыгышында капма-каршырак фикер белдерде: “Тукай премиясе – минем өчен иң зур премия. Һәр язучы үзен лаекмы-юкмы дип саный ала. Бәлки Тукай премиясен капка ясаучыга да, ике мәкалә язып китап бастыручыга да бирмәс өчен, премия бирүне ике генә ел туктатып торыргадыр. Әйтик, быел шушы әсәрләре өчен шушы язучылар лаек, ләкин карыйк әле – алар тагын да көчлерәген язарлармы икән?” – диде ул.

Драматург Хәбир Ибраһим: “Тукай премиясен бирүне туктатырга ярамый, - дип тәнкыйтьче сүзләренә каршы чыкты. Премия бер әсәр өчен бирелми. Ул гомер буе әдәбиятка хезмәт иткән өчен бирелә”, - диде ул.

Быел Тукай премиясенә дәгъва итүче язучы Камил Кәримов та Тукай премиясен бирүне туктатып торырга ярамый дигән кискен фикердә. “Үзешчәннәр басып алган дөньяда Иҗади берлекләрне дә бетереп була. "Тукай премиясен бетерү" дигән җөмлә татарны бетерү кебек үк җинаятьчел җөмлә. Бетерү бик җиңел, ләкин аны яңадан торгызып булмаячак. Тукай премиясе алу - ул нәтиҗә ясау түгел. Бу – финиш түгел. Бөтен лауреатлар ыжгырып язып ята”, - диде ул.
Мәгълүмат өчен. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә гамәлгә куела. Хәзерге вакытта премия белән 200дән атык кеше һәм бер коллектив бүләкләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10