news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләрнең балигъ булмаган балаларына 20 мең сум түләү бирү тәртибе билгеле

Татарстаннан өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның балигъ булмаган (18 яшькә кадәр) балаларына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча бирелә. Карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул итте. Хәзер аны алу тәртибе билгеле булды.

Бу акча мобилизация көнендә яшәү урыны Татарстан республикасы территориясендә теркәлгән ир-атларның балаларына бирелә.

Түләүләрне оператив рәвештә билгеләү өчен, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә 18 октябрь көнне белдерү кәгазе (уведомление) һәм гариза бланкы таратылды. Аларны тутырырга һәм белдерү кәгазендә күрсәтелгән вакытта яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәгенә илтеп тапшырырга кирәк. Бүлек адресы һәм кабул итү вакыты белдерү кәгазендә күрсәтелгән була. Мөрәҗәгать итүче кеше түләү билгеләнергә тиешле баланың туу турында таныклыгын да алып барырга тиеш.

Ниндидер сәбәпләр аркасында мобилизацияләнүченең гаиләсе белдерү кәгазен алмаса, түләүне билгеләү өчен Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) бүлегенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Баланың әнисенең теркәлү урыны Татарстанда булмаса, баланың әтисенең яшәү урынына мөрәҗәгать итеп була.

Баланың әтисе мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылу турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Хәрби комиссариатыннан алыначак. Шуның өчен хәрби комиссариаттан белешмә алырга кирәк түгел. Туу таныклыгында «әтисе» графасында мобилизацияләнүче гражданин күрсәтелгән балаларга түләү булачак.

  • Кичә Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында беренче түләүләрнең киләсе атнада булачагы хәбәр ителгән иде. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100