news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн форматта тавыш бирде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда онлайн тавыш бирде. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тавыш бирүдә катнашу Россиянең киләчәге, аның уңышлы үсеше, балалар һәм якыннарның иминлеге турында уйлаучылар өчен мөһим», – дигән ышанычын белдерде Хөкүмәт Рәисе һәм РФ гражданнарын тавыш бирүдә катнашырга чакырды.

Элегрәк шулай ук Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Кремльдәге кабинетыннан онлайн форматта тавыш бирде.

  • Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot