Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн форматта тавыш бирде
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Кремльдәге кабинетыннан онлайн форматта тавыш бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Владимир Путин электрон тавыш бирү форматын алтынчы тапкыр сайлый. Ул беренче тапкыр онлайн рәвештә 2021 елның сентябрендә узган Дәүләт Думасы сайлауларында тавыш биргән иде. Бер елдан соң ил башлыгы муниципаль депутатларны сайлауда, 2023 елда Мәскәү мэрын сайлаганда дистанцион рәвештә тавыш бирде.
2024 елның мартында Путин президентны сайлауда тавыш бирү өчен онлайн форматны сайлады, шул ук елның сентябрендә Ново-Огареводагы резиденциясеннән Мәскәү шәһәр думасына сайлауда тавыш бирде.
-
Бүген Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз