news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырга ял итәргә барганда визаны аэропортта алып булачак

Моның өчен вакцинаның ике компонентын да ясату турында сертификат, яки тискәре нәтиҗәле ПЦР-тест кирәк.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Мисырга ял итәргә баручы Россия туристларына визаны илгә килеп җиткәч аэропортта бирәләр. Виза алу өчен вакцинаның ике компонентын да ясату турында сертификат кирәк.

Мисыр илчелеге һәм консуллыгы Россия туристларын кабул итә, әмма пандемия аркасында кабул итүгә дипмиссия сайтында алдан ук язылып куярга кирәк, дип белдерде Мәскәүдәге Мисыр илчелеге киңәшчесе Ахмад Абд-Элмуиз.

«Без даими эшлибез һәм теләсә кайсы күләмдә визалар бирергә әзер», — дип белдерде Абд-Элмуиз РИА Новостига.

«Спутник V» прививкасы ясаткан россиялеләргә тискәре нәтиҗәле ПЦР-тест белешмәсе кирәк түгел, бары тик вакцинаның ике компонентын да ясату турында сертификат кына кирәк.

«Вакцина ясатмаган гражданнардан 72 сәгать эчендә ясатылган ПЦР-тест яки Мисыр аэропортларында ясатылган ПЦР-тест кирәк. Бу очракта анализ нәтиҗәләре билгеле булганчы берничә сәгатьлек карантин таләп ителә. Әгәр анализ нәтиҗәләре тискәре икән, бернинди проблема да булмаячак», — диде дипломат. 

news_right_1
news_right_2
news_bot