news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Мисырга туры авиарейслар ачарга рөхсәт итте

Туроператорларга турлар сатуны тыя торган киңәшләр дә гамәлдән чыгарылды.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Кичә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр курортларына очуны тыя торган карарны гамәлдән чыгарды.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, хәзер авиакомпанияләр Мисырга туры рейслар җибәрә ала. Шулай ук туроператорларга һәм агентлыкларга турлар сатудан тыелу турында киңәш тә гамәлдән чыгарыла.

Мисырга очышлар 2015 елның ноябрендә туктатылган иде. Бу карар Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә очраган кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot