news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин: «Алабуга» махсус икътисади зонасы искиткеч нәтиҗә күрсәтә

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, «ИННОПРОМ» халыкара күргәзмәсендә Татарстан стендын карады һәм республика җитәкчелегенең эшчәнлеген һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшен югары бәяләде. Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырды.

Россия Хөкүмәте Рәисен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров һәм башка рәсми затлар озата йөргән. Мишустинга яңа Sollers SP7 минивэнын күрсәткәннәр.

JAC Motors Кытай компаниясенең JAC Refine RF8 моделе нигезендә җитештерелгән автомобильне ике төрле салон белән сатып алып булачак: ике һәм өч рәтле утыргычлы.

«Мин сезне котларга телим! <...> Татарстанда сәнәгать үсешенә нинди мөнәсәбәт булуын беләм. «Алабуга» бүгенге көндә заманча профессиональ җитештерүнең барлык элементлары булган махсус икътисади зона буларак искиткеч нәтиҗә күрсәтә», – диде Мишустин.

«Бу үрнәкләрнең берсе, шул исәптән үзебезнең ил автомобиль төзелешендә. Партнерлар белән бергә эшлибез. Әмма локализацияләү, двигатель һәм кузов җитештерү (мин хәзер роботлар линейкасын күрәм) эшләре – боларның барысын да бүгенге көндә безнең илнең автосәнәгате үстерә», - дип ассызыклады ул.

«Автомобиль безнең кулланучыларга, россиялеләргә ошар дип өметләнәбез. Тагын бер тапкыр бу вакыйга белән җитәкчелекне, коллегаларны, партнерларыбызны, Кытай дусларыбызны һәм, Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов], шәхсән сезне котларга телим. Уңышлар! Хәерле сәгатьтә», - дип йомгаклады РФ Хөкүмәте башлыгы.

Галимова шулай ук Денис Мантуровның «исәнмесез» дип сәламләвенең идеаль әйтелешен аерым билгеләп үтте.

Видео: t.me/galimovatatarstan.

news_right_1
news_right_2
news_bot