Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ИННОПРОМ» күргәзмәсендә Татарстан стендында Sollers минивэннарын презентацияләделәр
«ИННОПРОМ» күргәзмәсендә Татарстан стендында Sollers SP7 минивэннарын презентацияләделәр, дип хәбәр итә «Татар-информ» вакыйга урыныннан. СОЛЛЕРС директорлар советы рәисе Адиль Ширинов яңа машиналар турында РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга «Екатеринбург-ЭКСПО» павильонында сөйләде.
«СОЛЛЕРС төркеме Россия базарына бензинда эшли торган агрегат белән җиһазландырылган беренче минивэн машинасын чыгара. Sollers SP7 җитештерү проекты эретеп ябыштыру, буяу һәм җыюны күздә тоткан тулы циклны гына түгел, ә продукт җитештерүне локализацияләүне этаплап тирәнәйтүне, шул исәптән локаль көч агрегатын һәм иминлек компонентларын, кузовның штампланган детальләрен һәм электрониканы, интерьер һәм экстерьер элементларын җитештерүне күздә тота», – дип китерә Шириновның сүзләрен СОЛЛЕРС матбугат хезмәте.
Тулы цикл технологиясе буенча яңа Sollers SP7 минивэннарын серияле җитештерүне Алабуга заводында эшләтеп җибәрделәр. Сатуны 2025 елның көзенә башлап җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Sollers компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча менеджеры Петр Грибачев.
Хәзерге вакытта клиент Sollers SP7 машинасының ике версиясе арасында сайлый ала: җиде урынлы тулы зурлыктагы минивэн һәм дүрт урынлы бизнес-купе. Автомобиль бензинда эшли торган 237 ат көчендәге двигатель һәм сигез баскычлы автомат тапшыру тартмасы белән җиһазландырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз