news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин бюджет турындагы законга үзгәрешләр эшләргә кушты

Төзәтмәләр Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен кирәк.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин федераль бюджет һәм Пенсия фонды бюджеты турындагы законнарга үзгәрешләр әзерләргә кушты. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзәтмәләр Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен кирәк, дип билгеләп үтелә йөкләмәдә.

Кирәкле закон проектларын Финанс министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы башкарма хакимият органнары катнашында әзерләргә тиеш.

15 гыйнвар көнне Владимир Путин үзенең Юлламасында ана капиталы программасын озайту һәм аны беренче балага бирү, аз тәэмин ителгән гаиләләргә түләүләрнең артуы, социаль контрактлар системасын гамәлгә кертү, башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык, сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүләр һәм башка социаль чаралар турында хәбәр итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Михаил Мишустин Хөкүмәт әгъзаларын аның беренче утырышында яңа составта илкүләм проектларны активрак гамәлгә ашырырга чакырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100