news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Кешеләр үзгәрешләр күрсен өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кирәк

Россия Премьер-министры Хөкүмәтнең яңа составтагы беренче утырышын уздырды.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа составта Хөкүмәтнең беренче җыелышын үткәрде. Очрашуда ул алдагы эшләрнең төп юнәлешләрен билгеләде, алар арасында илкүләм проектларны актив тормышка ашыру бар.

«Әлбәттә, кешеләр якын арада үзгәрешләрне тойсыннар өчен, безгә милли проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк. Бу аерым шәһәрләрдә генә түгел, ә бөтен ил буенча булыр дип өметләнәм», — диде Мишустин.

Ул Хөкүмәт әгъзалары илкүләм максатларны гамәлгә ашыру өчен шәхси җаваплылык тота, дип искәртте.

Моннан тыш, Мишустин Россия Президенты тарафыннан Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны тиз арада гамәлгә ашыруга керешергә кирәклеген әйтте. Беренче чиратта, бу - ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү — балалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның керемнәрен арттыру, сыйфатлы сәламәтлек саклау һәм мәгариф.

Яңа Премьер шулай ук икътисад үсешен өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады. «Моның өчен башта эшмәкәрлектә климатның җитди үзгәрүенә ирешергә һәм яңа инвестицион циклны эшләтеп җибәрергә кирәк дип саныйм», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100