news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирза Мәхмүтов – «Лингвистика һәм педагогика буенча 500дән артык фәнни эш авторы»

Аның проблемалы укыту турындагы монографияләре күп телләргә тәрҗемә ителә.

Мирза Мәхмүтов – «Лингвистика һәм педагогика буенча 500дән артык фәнни эш авторы»

Күренекле педагог һәм филолог, шәркыят халык мәгарифе эшлеклесе, академик, Мирза Мәхмүтов 1926 елның 1 маенда Пенза губернасы Саранск өязенең (хәзер Мордовия Республикасы Ләмберә районы) Алтар авылында туа. Аңа җиде яшь чагында урманчылыкта эшләгән әтисе Исмәгыйль агайның гомере фаҗигале төстә өзелә. Тол әнисе Зәйтүнә апа өч баланы ялгыз тәрбияли. 

1942 ел көзеннән яшь егет Сәмәрканд өлкәсендә тракторчы булып эшли. 1944-1949 елларда Фирганә, Әстерхан шәһәрләрендәге авиамеханиклар мәктәпләрендә, Иркутск хәрби училищесында укый. 1949-1950 елларда Әзәрбайҗан ССРның Шамхор шәһәрендәге хәрби частьта авиатехник булып хезмәт итә. 1950-1955 елларда Мирза Мәхмүтов Мәскәү хәрби чит телләр институты тыңлаучысы була, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. 1955 елда армия хезмәтеннән соң гаиләсе белән Казанга күчә, университетта гарәп теле укыта. 1966 елда филология буенча кандидатлык диссертациясе, 1972 елда педагогика буенча докторлык диссертациясе яклый.

1958-1976 елларда Мирза Мәхмүтов ТАССР мәгариф министры булып эшли. Бу чорда республикада гомуми сигезьеллык, аннары мәҗбүри урта белем бирүне кертү мәсьәләләре хәл ителә, укытуның яңа формалары һәм алымнары, эксперименталь программалар кертелә. Министр буларак Мирза Исмәгыйлович татар урта мәктәбен саклап калу өчен зур көч куя, авыл мәктәпләрен тәмамлаган яшьләрнең югары белем алу мөмкинлеге турында кайгырта.

1965-1970 елларда ул шулай ук Бөтендөнья тынычлык советы әгъзасы һәм бер үк вакытта, 1964-1976 елларда, ЮНЕСКО каршындагы Наданлыкны бетерү буенча халыкара консультатив комитет эксперты булып тора. Инглиз, гарәп, төрек, немец телләрендә иркен аралашып, ул халыкара мәйданда үз иленең вәкиле сыйфатында чыгышлар ясый. 1965 елда Мирза Мәхмүтовка Алжирда наданлыкны бетерү программасын эшләргә тәкъдим ителә, ул ЮНЕСКОның әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче иң яхшы ун белгече арасына керә.

1976 елда Мирза Мәхмүтов башлангычында Казанда СССР Педагогика фәннәре академиясенең Һөнәри-техник педагогика фәнни-тикшеренү институты оештырыла, 1992 елга кадәр ул аның җитәкчесе була. Ул – Россиядә гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы укытуга нигез салучыларның берсе. Галим 1978 елда СССР Педагогика фәннәре академиясе, 1991 елда Россия Мәгариф академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы булып сайлана. 1992 елда ул Татарстан-Америка төбәк институтын оештыра, 2005 елда әлеге учреждение Казан педагогика институтына кушыла.

1995-2006 елларда Мирза Мәхмүтов Татарстан Фәннәр академиясе Социаль-икътисади проблемалар институтының баш фәнни хезмәткәре булып эшли; бер үк вакытта Академиянең Социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлеге академигы-секретаре вазифаларын башкара. Ул 1998 елда Казанда ачылган Россия ислам университеты (хәзер Россия ислам институты) концепциясен эшләүчеләрнең берсе, беренче елларда анда филология һәм илне өйрәнү кафедрасы мөдире була. Мирза Мәхмүтов – лингвистика һәм педагогика буенча 500дән артык фәнни эш авторы. Аның проблемалы укыту турындагы монографияләре күп телләргә тәрҗемә ителә. 1993 елда аның редакциясендә Коръәннең татар теленә тәрҗемәсе басыла.

Югары казанышлары өчен академикка 1986 елда СССР Педагогика фәннәре академиясенең Н.К.Крупская исемендәге бүләге, 1996 елда Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе исемнәре бирелә; 1959-1979 елларда ул ТАССР Югары Советы депутаты була, Ленин, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 2005 елда «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә.

Мирза Мәхмүтов 2008 елның 25 мартында Казанда вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. 2006 елдан даими рәвештә Халыкара Мәхмүтов укулары уздырыла. 2017 елда республиканың Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла. Казандагы бер мәктәпкә аның исеме бирелә. 2016 елда Мирза Мәхмүтовның 7 томлык сайланма хезмәтләре басылып чыга. Галим исемен мәңгеләштерүгә аның хатыны Диләрә ханым Шакирова зур өлеш кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100