news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирсәет Солтангалиев – Чит илләрдә аны «өченче дөньяның революция атасы» дип атыйлар

Солтангалиев – милли-дәүләт төзелеше теоретикларының берсе.

Мирсәет Солтангалиев – Чит илләрдә аны «өченче дөньяның революция атасы» дип атыйлар

Атаклы сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев 1892 елның 25 июлендә Уфа губернасы  Ялембәт авылында, авыл укытучысы Хәйдәргали агайның ишле гаиләсендә туа. Малай алты яшеннән әтисе мәктәбендә укый, татар һәм гарәп телләрен, тарих, география һәм математика фәннәрен   тирәнтен, шулай ук Коръән һәм шәригать, фарсы һәм төрек телләре буенча белем ала.                                                                                      

1911 елда Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мирсәет 1913 елга кадәр Уфа губернасының авыл мәктәпләрендә укыта. 1912 елда аның милли мәктәпне үстерү   мәсьәләләренә караган тәүге мәкаләләре, шигырьләре, рус һәм чит ил язучылары әсәрләренең тәрҗемәләре «Уфимский вестник», «Тормыш», «Мусульманская газета» газеталарында һәм «Народный учитель» журналында басыла. Ул 1913 елда Уфа губернасының Эстәрлетамак өязендә татар социалистлары оешмасын төзүчеләрнең берсе була.                                                                                              

1915-1917 елларда Солтангалиев гаиләсе белән Бакуда яши, ул анда «Баку», «Кавказское слово», «Кавказская копейка» газеталары белән актив хезмәттәшлек итә, «Баку мөселман җәмәгать оешмалары хәбәрләре» газетасын гамәлгә куеша. 1917 елның елның июлендә РСДРП(б) сафларына керә.                       

Мирсәет Солтангалиев Казанда 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешендә, 1918 елның февраль-март айларында «Болак арты Республикасы»н тар-мар итүдә һәм мөселман милли-демократик көчләре органнарын бетерүдә катнаша. Идел-Урал штатын булдыру идеясенә каршы чыга, аңа алмашка большевиклар алга сөргән Татар-Башкорт Совет республикасы нигезләмәсен яклый. Мөселман коммунистлар отряды составында Казан урамнарында Чех-словак корпусы һәм Комуч халык армиясе гаскәрләренә каршы сугыша, яуланган шәһәрдән соңгылардан булып  китә.                                                                                                             

Республика Реввоенсоветы җитәкчесе Лев Троцкий аны РСФСР Хәрби эшләр халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе итеп билгели. Солтангалиев Әхмәтзәки Вәлиди белән башкорт хәрби частьларының совет хакимияте ягына күчүе һәм Уфаның сул эсерлары төркеменең большевиклар партиясенә керүе турында сөйләшүләр алып бара. 1919 елның яз-җәй айларында, Көнчыгыш фронтның Реввоенсовет әгъзасы буларак, ул адмирал А.В. Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша.       

РСФСР Советларының X съездында һәм РКП(б) ның XII съездында Солтангалиевнең тәнкыйди чыгышларыннан соң, Иосиф Сталинның   күрсәтмәсе буенча аны каралтучы материал туплана. 1923 елның 4 маенда партия җитәкчелегенең милли сәясәтенә каршы милләтчел оешма төзүдә, милли тайпылышта гаепләнеп, Мирсәет Солтангалиев кулга алына, хөкем ителә һәм барлык вазифаларыннан читләштерелә.                   

1928 елда халыкара империализм агентлыгы буларак «солтангалиевчелек» турында яңа эш оештырыла. Мирсәет кулга алына һәм 10 ел Соловки лагерьларында тотылуга  хөкем ителә. 1934 елда сәламәтлеге буенча (туберкулез йоктыра) вакытыннан алда иреккә чыгарыла, ләкин 1937 елның мартында ул кабат кулга алына, рәхимсез җәзаларга дучар ителә һәм 1940 елның 28 гыйнварында атып үтерелә.                                             

Мирсәет Солтангалиев – милли-дәүләт төзелеше теоретикларының берсе, чит илләрдә аны «өченче дөньяның революция атасы» дип атыйлар. Аның теоретик мирасында милли мәсьәләне хәл итү идеяләре төп урынны били. Ул социалистик идеология һәм мөселман җәмгыяте традицияләрен һәм бердәмлеген саклау идеяләре арасында уртак тел табарга тырышты, СССР төзелүне хокуклардан мәхрүм халыклар яшәгән элекке Россия империясен торгызу дип санады.                                                    

Солтангалиев идеяләре Азия һәм Африканың мөселман илләрендә империализмга каршы хәрәкәтләрне идеологик рәсмиләштерүдә һәм мөстәкыйль дәүләтләр төзүдә популярлык казанды. 1991 елда акланганнан соң Казандагы мәйданга аның исеме бирелә, Башкортстандагы Кырмыскалы авылында аның хөрмәтенә стела куела.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100