news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миркасыйм Госманов — «Татарстан Фәннәр академиясен гамәлгә куючыларның берсе»

Профессор Миркасыйм Госманов тарафыннан 450 дән артык исемдәге фәнни хезмәт, шул исәптән 11 китап — монография һәм җыентык нәшер ителә.

Миркасыйм Госманов — «Татарстан Фәннәр академиясен гамәлгә куючыларның берсе»

Күренекле галим, тарихчы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов 1934 елның 31 маенда Көнчыгыш Төркестанда, Голҗа шәһәрендә туа. Госмановларның нәсел тамырлары Татарстан Республикасының хәзерге Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына килеп тоташа. Бу нәселнең элгәреге буыннары, җир азлыктан интеккән башка кавемдәшләре кебек, 19 йөзнең 20 нче елларында хәзерге Казакъстан җирләренә күченеп китә. Яңа урында алар иген игеп, умартачылык һәм сәүдә итү белән көн күрәләр.

1917 елда, бөек тетрәнүләр чорында Госмановлар гаиләсе вакытлыча, «заманнар яхшырганчы» дип, Россия концессиясе булган Голҗа шәһәренә күченә. Революциядән соң, чикләр ябылгач, алар Кытайда яшәп кала. Башка бик күпләр кебек, Госмановлар да башта Россия, аннары Совет гражданнары булып санала.

Миркасыйм Госманов 1941 елда Голҗа татар мәктәбенә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала, аннары шәһәрнең рус гимназиясендә укый. Төрле халыклар яши торган төбәктә үсү бер-берсенә кардәш төрле төрки телләрне: казах, уйгыр, кыргыз, үзбәк телләрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Бу соңрак аның тарихчы-чыганакчы буларак һөнәри эшчәнлегенә һәм тәрҗемәчелек эшенә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, татар укучысы дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов иҗаты белән иң әүвәл Миркасыйм Госманов тәрҗемәләре аша таныша.

1955 елда Госмановлар гаиләсе СССРга — Казакъстанга әйләнеп кайта. Булачак галим анда өч ел яши һәм эшли. 1958 елда, ата-бабалары ватанына омтылып, Казанга килә. Миркасыйм Госмановның шуннан соңгы гомере Казан университеты белән бәйле. 1958-63 елларда ул Казан дәүләт университетында, баштарак — татар филологиясе, аннары — тарих-филология факультетының тарих бүлегендә белем ала.

1968 елда — кандидатлык, 1981 елда — докторлык диссертацияләрен яклый. 1967 елдан университетта укыта башлап, Совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасын җитәкли. 1989 елдан яңа ачылган Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында үзе оештырган Татар халкы тарихы кафедрасы мөдире була. Бер үк вакытта, 1988 елда Казан университетында шулай ук үзе нигезләгән фәнни-тикшеренү археография лабораториясен җитәкли. 1985 — 91 елларда уку-укыту мәсьәләләре буенча Казан университеты проректоры вазифасын башкара.

Миркасыйм Госмановның фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешен 13 йөздән алып 20 йөз башларына кадәр Идел һәм Урал буенда яшәгән төрки телле халыклар тарихы һәм әдәбияты буенча гарәп графикасындагы төрки язма чыганакларны өйрәнү тәшкил итә. Татар халкы арасында шәрекъ телләрендәге язма истәлекләрне табу һәм җыю буенча экспедицияләр оештыруга аерым әһәмият бирелә.

1963 елдан 1986 елга кадәр Миркасыйм Госманов Казан университетында даими уздырылып килгән археографик экспедицияләренең фәнни җитәкчесе була. Үзе дә ел саен төрле төбәкләргә барып, җирле халыктан кулъязмалар җыюда катнаша. Россия Федерациясенең элекке 5 автономияле республикасы һәм унбиш өлкәсендәге татарлар яши торган 850 дән артык торак пунктны тикшерү нәтиҗәсендә төрле шәркый телләрдәге 9 меңнән артык кулъязма һәм мең ярым тирәсе иске язулы басмалар табыла.

Миркасыйм Госманов күренекле чыганаклар белгече, Идел һәм Урал буе төрки халыклары тарихына караган чыганаклар буенча фундаменталь тикшеренүләр авторы булып таныла. Мисал итеп, аның 1972 һәм 1979 елларда Казанда, рус телендә дөнья күргән, 17–18 гасыр татар тарихи чыганакларына багышланган «Татарские исторические источники XVII–XVIII вв.» һәм 14–16 йөз Җучи Олысы ярлыкларына багышланган «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв.» хезмәтләрен күрсәтү дә җитә.

Ул элгәреге мәшһүрләребез — Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек 19 йөз — 20 йөз башының күренекле мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнүгә дә зур игътибар бирә.

Галим яшүсмерләр өчен ана телендә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастыру юнәлешендә әһәмиятле эш башкара. Аларда яшь укучыларга халкыбызның үткәне һәм мәдәнияте турында сөйли. «Серле балбал» (Казан, 1973), «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (Казан, 1977) китаплары — шулар рәтендә.

Гомумән алганда, профессор Миркасыйм Госманов тарафыннан 450 дән артык исемдәге фәнни хезмәт, шул исәптән 11 китап — монография һәм җыентык нәшер ителә. Академик Миркасыйм Госманов — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен гамәлгә куючыларның берсе.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре Миркасыйм Госманов республиканың иҗтимагый тормышы яңарышына да зур өлеш керткән шәхес. 1989 елдан алып ул татар телен һәм мәдәниятен торгызу һәм үстерү максатыннан оештырылган «Җыен» фондының рәисе була, анда нәширлек эшчәнлеген тормышка ашыра.

Мәсәлән, 1990 һәм 1991 елларда аның башлангычында Михаил Худяков, Карл Фукс, Исмәгыйль Гаспринский һәм башка кайбер авторларның тарихи хезмәтләре кабаттан бастырыла. Гомеренең соңгы елларында Миркасыйм Госманов үзенең шәкертләре белән бергә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында «Шәхесләребез» сериясеннән документаль җыентыклар әзерләп бастыру белән шөгыльләнә.

Академик Миркасыйм Госманов 2010 елның 11 октябрендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсенә җирләнә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100