news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләнде

Рүзәл Йосыпов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алтын медален дәүләт бүләкләренән артык күрүен әйтте.

Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләнде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәрипова). Академиклар Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләнде. Бүләкне бүген II халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең пленар утырышында академия Президенты Мәгъсүм Сәлахов тапшырды.

  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алтын медале күренекле фәнни хезмәтләр, казанышлар һәм ачышлар яисә гуманитар һәм табигый-техник фәннәр өлкәсендә зур фәнни һәм практик әһәмияткә ия хезмәтләр җыелмасы яки күренекле фәнни-практик эшчәнлек, инновацион экономика һәм фәннең приоритетлы юнәлешләрен эшләүгә, фәнни мәктәп оештыруга, Татарстан Республикасына фәнни кадрлар тәрбияләү һәм әзерләүгә керткән хезмәтләр өчен бирелә.

Мәгъсүм Сәлахов, президиум исеменнән Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыповны олуг юбилейлары белән котлап, фәнни кадрлар әзерләүгә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

“Мирфатыйх Зәкиев һәм Рүзәл Йосыпов берничә буын галим тәрбияләделәр. Аларның остазлык эше бәяләп бетергесез. 60тан артык аспирант Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булды, шуларның 18е – фән докторлары, профессорлар. Рүзәл Йосыпов рус һәм татар телләренең чагыштырма типологиясе буенча фәнни мәктәпне нигезләгән галим. Аның җитәкчелегендә 30дан артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланган. Академикларыбызның фәнни хезмәтләре татар теле белеменең нигезен тәшкил итә, зур теоретик һәм практик әһәмияткә ия. Аларның күпъеллык иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге дә Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертте”, – диде Мәгъсүм Сәлахов.

Рүзәл Йосыпов Татарстан Фәннәр академиясенең алтын медален дәүләт бүләкләренән артык күрүен әйтте.

“Тырышып эшләгәндә генә зур уңышларга ирешеп булуны мин кечкенәдән үк үзләштердем. Миңа фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнү һәм иҗтимагый тормышта катшашу бәхете татыды. Мин моның өчен бик рәхмәтлемен”, – диде профессор.

  • Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов - тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ике йөзгә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 20 монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмасы авторы.
  • Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы – филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия линг­вистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья тюркологлар ассоциациясенең Прези­диум әгьзасы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында халыклара тюркология Yзәге президиумының шәрәфле әгьзасы, РФ hәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Татар­стан Республикасының фән hәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтының лексикология hәм диалектология бүлеге мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100