ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшендә чит ил галимнәре катнаша

12 октябрь 2018, 15:58 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшендә чит ил галимнәре катнаша II халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең төп максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эшен камилләштерү.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елның 15-18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен оештыра. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Фәнни мәктәпкә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һ.б. уку йортларының аспирантлары һәм магистрантлары чакырылган.

Эш программасы танылган Россия һәм чит ил галимнәренең әдәбият белеме, чыганакчылык, текстология, фольклористика, тел гыйлеме һәм туган телләрне укыту методикасы, сәнгать тарихы һәм үсеше мәсьәләләре буенча лекцияләрен, семинарларын үз эченә ала.

Фәнни мәктәп эшендә чит илләрдән (Үзбәкстан, Казахстан, Азербайҗан) һәм Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләреннән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында Санкт-Петербургның Чит телләр институты ректоры, филология фәннәре докторы М.В.Пименова, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Үзбәкстаннан читтә урнашкан мәдәни кыйммәтләрне өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.С.Эркинов, Баку дәүләт университетының төрки халыклар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Р.Аскер, А.Байтурсынов исемендәге Тел гыйлеме институтының грамматика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы О.С.Жубаева, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты доценты, филология фәннәре кандидаты К.Р.Кеменгер, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе Филология Институтының Себер халыклары фольклоры секторы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Е.Н.Кузьмина, Башкорт дәүләт университеты доценты И.К.Фазлетдинов һ.б. бар.

Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

  • Пленар утырыш 2018 елның 15 октябрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Бауман урамы, 20 йорт) үткәрелә.

Фәнни мәктәп эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 15 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Бауман урамы, 20 нче йорт) күренекле казах шагыйре Магҗан Җомабаевның тууына 125 ел тулу уңаеннан “Магҗан Җомабаев иҗаты һәм төрки әдәбиятлар” темасына кичә-утырыш оештырыла.

  • II халыкара яшьләр фәнни мәктәбенең максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эшен камилләштерү, яшь галимнәрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә җәлеп итү, яшь галимнәрнең һәм аспирантларның белем дәрәҗәсен үстерү һәм аралашу даирәсен киңәйтү. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10