news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мирфатыйх Зәкиевның бертуган сеңлесе: Истәлекләреңне яшәтеп яшәргә язсын

Мирфатыйх Зәкиевның бертуган сеңлесе: Истәлекләреңне яшәтеп яшәргә язсын
Ралинә Сәлимова

Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев белән хушлашу мәрасимендә галимнең бертуган сеңлесе Алёна чыгыш ясады. Ул абыйсы белән бәйле хәтирәләр белән уртаклашты.

«Хөрмәтле кардәшләр, туганнар, безнең абыебызны соңгы юлга озатырга килгән барлык кешегә мин туганнар исеменнән рәхмәт әйтергә телим. Алдагы сөйләүчеләр абыемның фән буенча ничек күтәрелүен, җитәкче булуын сөйләп киттеләр. Минем абыйның ничек итеп шушы эшләргә барысына да кайда өйрәнгәнен сөйлисем килә. Ул 1928 елда Зәйте авылында туган. Әтисе Зәки колхозда председатель булып эшләгән. Салкын тидереп, 1933 елда дөнья куйган. Абыйга 5 яшь тә 3 ай булган». – диде ул.

Алёна ханым сүзләренчә, аларның уртак әниләре икенче тапкыр кияүгә чыгып, кабат ирсез калган. Ә 5 бала тәрбияләүдә абыйлары – Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев булышкан.

«Безнең әти әнигә йортка кереп, без бишәү булганбыз. Сугыш башланганда әнинең 6нчы баласы туган. Ләкин ул бик яшьли үлгән. Безнең әниебезгә абыема таянып яшәргә туры килгән. Әни безгә: «Абыегыз нәрсә әйтер? Абыегызны тыңлагыз», – дип үстерде. Абый: «Эшләргә кирәк!» дигән тәрбияне әнидән алган», – дип сөйләде ул.

Ул үзенең хушлашу сүзләрен әйтте. «Абыебыз, кадерлебез, сөеклебез! Урының оҗмахта булсын. Истәлекләреңне мәңге яшәтеп яшәргә язсын. Лена апабыз (авт. – Мирфатыйх Зәкиевның хатыны) янына килдең хәзер, күрешәсез. Сау бул!» – диде ул.

  • 18 августта, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100