news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат

Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат
Салават Камалетдинов

Кичә, 18 августта, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Мирфатыйх Зәкиев вафаты сәбәпле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100