Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлия Закирова: Имтихан – лотерея кебек: анда авыр сораулар да, җиңелрәкләре дә эләгә
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова медальгә барып та, дәүләт имтиханында бер-ике баллы җитми калып, шул белемнәрен аклый алмаган укучыларны шелтәләргә кирәкми, дип искәртте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул объектив билге куелуның мөһимлеге турында сөйләде.
«Төрлечә килеп чыгарга мөмкин. Дәүләт аттестациясе ул – стресс та, моны да исәпкә алырга кирәк. Баланы 9-11 ел буе укытып, укучысы ни өчендер ул белемне имтиханда аклый алмаса, балага бер-ике балл җитмәгән икән, балаларны да, ата аналарны да, укытучыларны да кискен тәнкыйтьләргә кирәкми. Имтихан ул лотерея кебек: анда бик авыр сораулар да, җиңелрәкләре дә эләгергә мөмкин», – диде Минзәлия Закирова.
Ул һәр укучының ниндидер темаларны аеруча яратуын, ә кайсыдыр предметларны ошатып, аңлап бетермәскә мөмкинлеген искәртте. «Кеше факторы бар. Без роботлар, автоматлар түгел. Һәркемгә үзара хөрмәт булып, вазгыятьне кабул итәргә кирәк», – дип киңәш итте министр урынбасары.
«Хәзер укучыларга да, укытучыларга да җиңел түгел. Безнең заманда имтихан тапшырганда, без укытучы белән аралаша идек, ул безнең фәнне ничек үзләштерүебезне белә иде. Укытучы белем дәрәҗәбезгә карап, предмет буенча шул билгене куя, шулай бәяли иде. Ә бүгенге дәүләт аттестациясе кәгазьдәге язмаларга карап кына билге куярга мөмкинлек бирә. Ә бу баланың чынлыкта нәрсә белгәненә тәңгәл килеп бетмәскә дә мөмкин», – дип саный Минзәлия Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз