Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлия Закирова: Укучының белеменә объектив бәя бирү кирәк
Мәктәптә медальгә дәгъва итүче укучыларның Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча белемнәрен раслый алмаган очраклар да була. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова балаларның белеменә карап объектив билге куярга өндәде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта сүз булды.
Минзәлия Закирова сүзләренчә, кагыйдә буларак, чыгарылыш укучыларының 11-12 проценты алтын һәм көмеш медальләргә дәгъва кыла. Узган елда имтихан нәтиҗәләре буенча медальгә барган, белемнәрен аклый алмаган укучылар аркасында укытучыларның тәнкыйтькә дучар булганнарын да искәртте ул. «Мондый хәлләр булмасын өчен, без һәрвакыт чыгарылыш укучысының белеменә объектив бәя куярга өндибез. Без балаларны II сыйныфтан ук шуңа күндерәбез. Иң элек, объективлык кирәк», – диде Минзәлия Закирова.
Ул баланы кызганып кына, арттырып билге куярга ярамавын, моның аны алдауга тиң булуын билгеләп узды. «Объектив билге куелса, бер ата-ана да, укучы да үпкәләмәячәк. Бу тәртип башлангыч мәктәптә үк салынырга тиеш», – дип искәртте министр урынбасары.
Ул баланы «тартырга, өстерәргә», ничек тә чиреккә, әйтик, бер фәннән дә «3»ле чыгарттырмаска тырышып, предмет укытучысына, сыйныф җитәкчесенә өстәмә бирем сорап килгән әниләр булуын искәртте. «Алар «зачет биреп карасын, баланың белгәнен беләм» диләр. Ә бер тапкыр юл куйсаң, аннары шуңа өйрәнеп китәләр, бу инде мәҗбүри кебек тоела башлый. Без үз ягыбыздан укучыларга объектив бәя бирегез, катгый таләпләр бар, шуларны үтәгез, дибез. Билге объектив булганда, бөтен медалистлар да белеме барлыгын дәлилли ала», – ди Минзәлия Закирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз