news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе җырчының язмышын Габдулла Тукайныкы белән чагыштырды.

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Актаныш районы якташлар җәмгыяте җырчы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсен уздырды. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең оештыручыларга һәм тамашачыларга видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр.

“Язмыш Әлфиябезнең көтелгән юбилей концертын аның тууына 85 ел тулуына багышланган истәлек концертына әйләндерде. Бу кичәне әзерләүчеләргә, катнашучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә”, - диде М.Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе җырчыга, якын итеп “Әлфия” дип мөрәҗәгать итүен әйтте. “Биш яшеннән ятим калган кызчыкны халкыбыз үз кочагына алган дияр идем. Аның тормыш юлын күзалласак, ирексездән бөек Тукаебызның юллары искә төшә”, - диде ул. Минтимер Шәймиев шагыйрьнең "Дошманнар" шигыреннән өзек укыды:

"Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем".

“Безнең киң күңелле милләтебезнең олы җанлы кешеләре үз вакытында аңа белем аларга, үсәргә ярдәм иттеләр. Зур рәхмәт барысына. Иң мөһиме, әлбәттә, Әлфиянең таланты, тырышлыгы, кыюлыгы барлык каршылыкларны җиңеп баручы иҗади омтылышы”, - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе җырчының төрле төбәкләрдә яшәгән татар халкын җырлары белән берләштереп торуын билгеләп үтте.

“Әлфия гомере – җырлап узган гомер. Тирән моң иясенең тәэсирен якташ буларак та сизә идем. Татар халкы Әлфиягә мәңге рәхмәтле булачак. Ул безнең чорның бизәге, гасырларга калачак милли мирасыбызның бәһасез хәзинәсе, моң патшабикәсе. Бүген Әлфиягә багышланган сүзләребез аның рухына дога булып ирешсен иде. Амин, шулай булыр да”, - дип тәмамлады мөрәҗәгатен Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстанның Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова озакка сузылган көчле авырудан соң 2017 елның 15 июнендә вафат булды. Ул Казанның Яңа татар бистәсендә җирләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100