ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Мәдәният

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә

16 гыйнвар 2018, 20:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Актанышлар Казанда Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе үткәрә "Татар-информ" легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә.

Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә икенче көн рәттән аншлаг белән легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсе бара. Бүген сәхнәдә Актанышта туып үскән җырчылар – "Моң патшабикәсе"нең якташлары чыгыш ясый.

Ә залда Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, иң кадерле кунаклар буларак, Әлфия Авзалованың гаиләсе – кызлары Гүзәл белән Зөлфия, кияве һәм оныклары утыра. Актаныштан чыккан язучы-шагыйрьләр Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Роберт Миңнуллин һәм Ләбиб Лерон да биредә.

Сәхнәдә "Агыйдел" дәүләт бию ансамбле, танылган эстрада артистлары Лилия Муллагалиева, Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, Фәрит Мирзануров, Азат Нургалиев, җырчы-шагыйрә Ләйлә Дәүләтова һәм башкалар чыгыш ясады.

Оештыручылар әйтүенчә, рәсми чыгышлар каралмаган.

Фойеда Актанышта җитештерелгән тәм-томнардан ярминкә дә оештырылган.

Концертны Актаныш якташлар җәмгыяте оештырган.

Искә алу кичәсе "Татар-информ" аша онлайн трансляцияләнә


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр