news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне торгызу турында: Эшләгән саен күбрәк эшлисе килде

Болгар һәм Зөяне торгызуга багышланган проектка йомгак ясалды.

Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне торгызу турында: Эшләгән саен күбрәк эшлисе килде
Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Болгар һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызу эше барышында эшләгән саен эшлисе килде, ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

Бүген "Пирамида" сараенда "Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проектына йомгак ясау тантанасы узды. Проект 2010 елдан бирле гамәлгә ашырылып килде.

"Бу кызыклы һәм нәтиҗәле тәҗрибә булды. Ачышлар, сокланулар, үз-үзебезне белү еллары булды. Тугыз ел эчендә әһәмиятле корылмалар төзеп, тарихи һәйкәлләр торгызып, заманча инфраструктура булдырып, территорияне ямьләндереп кенә калмадык, ә иң мөһиме ата-бабаларыбызның традицияләре, мәдәниятен, рухилыкны һәм иманны кайтаруга ирештек. Эшләгән саен күбрәк эшлисе килде", - ди Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе проектны гамәлгә ашыруга хәйриячеләр дә үзеннән зур өлеш керткәнен билгеләп үтте. Шулай ук, археолог, реставратор, төзүче, консультантлардан торган профессиональ команда эшләгәнен ассызыклап үтте.

"Бу чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнә. Болгар һәм Зөянең торгызылган объектларын бүген горурлык белән күрсәтәбез. Бүген бу урыннарга 1 млн нан артык турист килә. Без бик яхшы бәяләмәләр ишетәбез", - диде Минтимер Шәймиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100