news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстан һәм Петербург илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү өстендә эшли

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторы исеме бирелде. Тантана югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында узды, анда Миңнехановка диплом һәм мантия тапшырылды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Университет җитәкчелеге алдында чыгыш ясап, Миңнеханов үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде һәм Россиядә инженерлык белеме лидерларының берсе буларак Санкт-Петербург политехника университетының мөһим ролен билгеләп үтте. Ул югары уку йортының икътисадның төп тармаклары өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлешен искәртте. «Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты – инженерлык белеме бирүдә илдә һичшиксез лидер. Ул илебез икътисадының барлык төп тармакларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә», - диде ТР Рәисе.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Санкт-Петербургның фәнни җәмәгатьчелеге гомуми стратегик бурыч – фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләрендә илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү юнәлешендә эшли, бу Россия Президенты Владимир Путин куйган максатларда да билгеләнгән.

Соңыннан ул университетка - уңышлар, ә коллективка сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Искәртеп узабыз, «Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторы» исеме фән һәм мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән күренекле галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләренә бирелә. Әлеге статуска ия булган кешеләр киңәш хокукы белән Гыйльми совет эшендә, фәнни чараларда катнаша, тикшеренүләр һәм лекцияләр үткәрә, югары уку йорты ресурсларын файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100