Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторы булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторы исеменә лаек булды. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.
Бүген диплом һәм мантия тапшыру тантанасы булды. Мактаулы исем бирү турындагы карар югары уку йортының гыйльми советы тарафыннан кабул ителгән. Миңнехановның исеме Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторлар китабына кертелде - хөрмәт йөзеннән китапның бер нөсхәсе татар телендә дә әзерләнгән.
Университетның 125 еллыгы (ул быел билгеләп үтелә) хөрмәтенә, бүләкнең символик номеры (125нче) да бар.
Мактаулы доктор исеме фәнне үстерү һәм аңа ярдәм итүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Әлеге статуска ия булган кешенең киңәш хокукы белән гыйльми совет утырышларында катнашырга, шулай ук югары уку йорты ресурсларын файдаланып фәнни тикшеренүләр уздырырга хакы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз