Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов юлламасында: Татарстан үсешенең төп приоритетлары һәм юнәлешләре билгеләнде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасына багышланган утырышта төбәк һәм ил парламенты депутатлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән беррәттән муниципалитет вәкилләре дә катнашты. Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев та юллама уңаеннан фикерләрен ирештерде.
«Бүген безгә хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Миңнеханов юлламасын ирештерде. Татарстан үсешенең төп приоритетлары һәм юнәлешләре билгеләнде. Без, төрле тармакта эшләүчеләр, моны үзебезгә бурыч итеп кабул итәбез. Төрле юнәлешләрдә, өлкәләрдә эшебезне лаеклы итеп дәвам итәрбез, дип ышаныдырып каласыбыз килә. Күзгә күренеп үзгәргән, заманчаланган медицина өлкәсендә дә уңышлар күп. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Хастаханәләр модернизацияләнә, яңа җиһазлар кайтарыла. Димәк, халык сәламәтлеге сагында ныклап торабыз. Республика үсеше алга таба да шулай дәвам итүен көтәбез», – дип сөйләде ул.
Күптән түгел Актаныш районында ТР Рәисе катнашында замана таләпләренә туры килгән кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Ул Россиядәге «Сәламәтлек саклау» илкүләм һәм «Демография» федераль проектларының стратегик юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.
- Рөстәм Миңнехановның юлламасында яңгыраганнардан: агымдагы елда якынча 3,7 мең социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, шул исәптән поликлиникалар, яшьләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре төзеләчәк һәм ремонтланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз