Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Татарстанда төзелешне демографик фаразны исәпкә алып планлаштырырга кирәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында төбәктә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш дәвам итә, дип билгеләп үтте.
«Бездә бүгенге көндә 48 республика программасы гамәлдә. Алар республиканың барлык шәһәр округларын һәм муниципаль районнарын колачлый», – дип хәбәр итте Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, быел якынча 3,7 мең социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, яшьләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре төзеләчәк һәм ремонтланачак. Исемлеккә муниципалитетлардагы сөт кухняларын, көч структуралары биналарын, Күпфункцияле үзәк биналарын, шулай ук боз ареналарын төзү һәм капиталь ремонтлау өстәлгән.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ул шул ук вакытта төзелешне планлаштырганда демографик фаразны һәм агломерацион үсеш планын исәпкә алырга кирәк, дип игътибар итте.
«Барлык объектлар да нәтиҗәле эшләргә һәм халык арасында ихтыяҗдан файдаланырга тиеш. Бу район башлыкларының җаваплылыгы», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз