news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов җылылык бирүне контрольдә тотарга һәм төтен юлларының торышын күзәтергә кушты

Бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк шәһәрләре һәм районнарында җылылык бирү сезоны башлануны катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ягып җылыту сезоны башлана. Барлык шәһәрләр, районнар буенча [аны башлау турында] карар кабул ителде. Менә җиде районда торак фонды һәм социаль өлкәдәге барлык объектларга җылылык җибәрелгән», — диде республика җитәкчесе.

Шуңа күрә<…> сорауларны катгый контрольдә тотарга кирәк. Беренче чиратта, муниципалитетларга кыска вакыт эчендә социаль объектларга җылылык җибәрүне тәмамларга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллинга мөрәҗәгать итеп.

«Газ, җылылык бирә торган электр приборларын куллану кагыйдәләре — барлык бу сораулар катгый контрольдә булырга тиеш. Төтен юллары, вентиляция шахталары... Республикада сөрем исеннән агулануның 34 очрагы теркәлгән, 72 кеше зыян күргән», — диде Татарстан Рәисе.

Бу уңайдан Миңнеханов күптән түгел Мәскәү янындагы Балашихада газ шартлавы турында искә төшерде. Газ җиһазларының торышына зур игътибар булырга тиеш, газ хуҗалыгын тикшерү буенча газ хезмәте эшчеләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында барлык кирәкле эшләрне башкару мөһим, дип ачыклык кертте ул.

Шулай ук гражданнар арасында профилактик эш алып барырга кирәк, бу бигрәк тә ялгыз кешеләр һәм күпбалалы гаиләләргә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә кагыла, дип йомгаклады республика җитәкчесе.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлык 45 муниципалитетта да социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык бирү башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100