news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Яратам» клубы турында: Биредә һәркем ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам

Миңнеханов «Яратам» клубы турында: Биредә һәркем ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov/

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казандагы яңа үзәк - «Яратам» яшүсмерләр клубында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм клубка сәфәре вакытында төшерелгән фотоларны куйды.

«Үсмерләр программалаштыру, 3D-модельләштерү, робототехника курсларын уза инде. Ә кемдер үзенең иҗади сәләтләрен ача», - диде республика җитәкчесе.

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov/

«Биредә һәркемнең үзе өчен ниндидер кызык әйбер табачагына ышанам. Яңа үзәктә балалар белем дөньясына сәяхәт итеп, үзләренең талантларын да үстерә алачак!» - дип искәртте Миңнеханов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисенең, хореография залында, коворкинг һәм киберспорт зонасында, уку кабинетлары һәм төрле чаралар үткәрү өчен күп функцияле залда булып, яшьләр үзәгенең эше белән танышуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100