Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Казанда «Яратам» яңа яшүсмерләр клубын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яратам» яңа яшүсмерләр клубын карады. Ул Короленко урамы, 11а йорты адресы буенча урнашкан. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов яшьләр үзәге эше белән танышты, хореография залында, коворкинг һәм киберспорт зоналарында, уку кабинетларында һәм төрле чаралар үткәрелә торган күп функцияле залда булды.
Республика җитәкчесен Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.
«Яратам» Казанның «Яшүсмер» яшьләр клублары челтәренең 67нче учреждениесе булды. Хәзерге вакытта ул 18,8 мең яшь кешене берләштерә.
Яңа клубның түгәрәкләренә һәм секцияләренә якынча 800 яшь кеше йөри алачак. Яшь казанлылар өчен программалаштыру, 3D-модельләштерү һәм робототехника дәресләре оештырыла. Шулай ук алар үзләрен иҗатта сынап карый һәм йога белән шөгыльләнә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз