news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Туполев премиясен Петербург политехы ректорына бирү турында карар имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне бирү турында карарны имзалады. Документ республика җитәкчесе сайтында чыкты.

Санкт-Петербургның Бөек Петр исемендәге политехника университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Рудской премия иясе булды. Премия «инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле өлеш керткән өчен» бирелде.

Татарстан Рәисе 2023 елда Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен бирү турында карарга да имза куйган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot